Әлеге республика конкурсында Лениногорск китапханәләре дә актив катнашты, ул Экология елына багышланган иде. Конкурста республика буенча 373 кеше катнашкан.
Үз яшьтәшләре арасында Куакбаш китапханәсе укучысы Айгиз Мөхәммәтҗанов икенче урын алган.
Сафиюллина Динара(үзәк китапханә), Сафина Лейсан (Түбән Чыршылы китапханәсе), Арзамасцева Алена ( Спиридоновка), Ситдиков Динар (Мөэмин-Каратай) дипломнар белән билгеләп үтелделәр.
Үзәкләштерелгән китапханәләр системасына яшьләрне әлеге конкурска тартулары өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.