"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе конференциясе үтте

2017 елның 1 декабре, җомга

“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе конференциясе эшендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов катнашты. Җирле бүлекчәнең секретаре, район башлыгы Рәгать Хөсәенов партия эшчәнлеге буенча хисап тотты. “Нинди генә эшкә тотынсак та, шәһәр һәм район халкы өчен уңай шартлар тудыру, аны үстерүне төп бурыч итеп куябыз”, ди ул.

- Федераль һәм региональ партия проектлары һәм нефтьчеләрнең өлеш кертүе сәбәпле, бу елда өч балалар бакчасы ремонтлый алдык, йөрәк-кан тамырлары үзәге, яңартылган “Юбилейный” паркы ачылды, шәһәр күрке – Ротонданы реконструкцияләнде. Шәһәрдә яшәүчеләр социаль программа,  “Ветераннарга – торак”, авария хәлендәге торакларны бетерү программалары буенча барлыгы 1 мең 615 кв.метр торак алдылар, - ди Рәгать Хөсәенов.
Партия проектларында иҗтимагый оешмалар актив катнашып килә, шулай ук уңышка ирешкәннәре дә бар, мәсәлән, “Әфганстанда сугыш инвалидлары” оешмасы проект эшләп, грант откан. 350 мең сум республика бюджетыннан бүлеп бирелгән, әлеге средстволар “Беркут” яшүсмерләр клубында хәрби-патриотик тәрбия өчен юнәлдереләчәк.

Район башлыгы партиянең беренчел оешмаларының эшчәнлеген уңай яктан телгә алды. “Алар депутатлар корпусы белән тыгыз мөнәсәбәттә тора, бу беренче чиратта – авылларда юлллар, су, агачлар кисү, урам утлары мәсьәләсен хәл итүдә күренә”, ди ул.

Шулай ук сорауларга чишелеш табуда депутларның ярдәме дә тия. Барлык депутатларга рәхмәтен җиткерде Рәгать Галиәгъзамович. Партиянең иң яхшы беренчел оешмалары конкурсында быел Зеленая Роща беренчел оешмасы (секретаре – Татьяна Максимихина) җиңеп чыккан.

Халык үзе сайлап куйган депутатларга ышанычын белдерә, шулай булмаса, иҗтимагый кабул итүгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәс иде. Бу елда шундый 209 мөрәҗәгать килгән. 38 проценты уңай хәл ителгән.
- Бергәләшеп алга таба да җаваплылык белән, иҗтимагый-сәяси ситуацияне аңлап нәтиҗәлерәк эшләргә булсын, - диде Рәгать Хөсәенов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International