28 ноябрьдә Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе “Белергә тиеш!” дигән бөтенросия акциясен үткәрде. Ул СПИДка каршы көрәш көненә багышланган иде. Активистлар бу акциядә бик теләп катнашты, әлеге чирдән куркырга түгел, ә аның турында белергә кирәклеген аңлатты.