Лениногорскида «Стоп ВИЧ/СПИД» акциясе төгәлләнде

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

СПИДка каршы көрәш көне алдыннан “Логос” балалар һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре һәм волонтерлары тарафыннан да шактый чаралар уздырыла. Шуның берсе -«Стоп ВИЧ/СПИД» акциясе. Күптән түгел үзәк белгечләре шәһәребездәге бер һөнәри белем бирү йорты студентлары арасында социологик сораштыру уздырган. Анда 16-20 яшьлек 432 студент катнашкан.

Максатлары-яшьләрнең әлеге проблема турында белү-белмәүләрен тикшерү. Сораштырылганнарның бөтенесе дә бу авыруның иярү юллары турында белүен әйткән. Күпчелеге бу турыда телевизион тапшырулар, интернет челтәре аша белгән, шулай ук әти-әниләре, табиблар, укытучылар ярдәме белән мәгълүмат алучылары да булган. Сораштырылган яшьләрнең шактые ВИЧ-инфекциялеләргә тискәре мөнәсәбәттә булуын әйткән. “СПИД белән авыручыларны, ВИЧ-инфекциялеләрне җәмгыятьтән аерырга кирәкме?” дигән сорауга 80 проценты “әйе” дип җавап биргән. Анкета нәтиҗәләре яшьләр бу проблема турында шактый яхшы беләләр, дигән нәтиҗәгә китерде, ди “Логос” белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International