Хөрмәтле әниләр, әбиләр, Хатын-кызлар! Сезне Әниләр көне уңаеннан кайнар котлыйм.
Бу көн мәхәбббәт, игелеклелекне чагылдыручы хатын-кызга хөрмәт күрсәтергә тагын бер мөмкинлек булып тора. Ана мәхәббәте безне бишектән алып, гомер буе саклап килә, җылытып тора, тормыш авырлыкларын җиңәргә ярдәм итә.
Бу көнне күп бала үстерүче, тәрбиягә бала алган гаиләләргә, аналарга олы хөрмәтебезне белдерәбез.
Сезгә сәламәтлек, ана бәхете, шатлык һәм уңышлар телим.