Лениногорск мәчетенә Урыссудан килделәр

2017 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Лениногорскиның "Ихлас" мәчетендә Урыссу мәдрәсәсеннән остаз Абделхак хәзрәт белән мәчетләрдә Ислам дине нигезләре укытучы мөгаллимнәр арасында очрашу узды, дип хәбәр итәләр мәчеттән.
Остаз ислам дине нигезләре методологиясе белән таныштырды. Безнең төбәктә дин нигезләрен укыту буенча булган күпьеллык тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Очрашу җылы атмосферада узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International