Ноябрьдә җиде шәһәрле юбилейларын билгеләп үтте. Алар - Миронова Анастасия Емельяновна, Григорьев Иосиф Пантелеевич, Әхтәмов Закарья Лотфуллович, Гениатуллина Нәҗибә Гиләзтдиновна, Губанова Анна Васильевна, Хомякова Татьяна Сидоровна, Казаченко Анна Егоровна. Алар сугыш һәм тыл ветераннары. Аларны туганнары һәм якыннары, эшләреннән килеп котладылар. Шәһәр җитәкчелеге исеменнән юбилярларны шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады.Һәрберсенә бүләк һәм Президент Путинның Котлау хатын тапшырды.