Мордва кич утырулары

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

“Эрзянка” мордва ансамбле кичке уенга “мордва утырулары”на үзенең тамашачыларын кунакка дәште. Мәдәният Сараеның икенче катында, фойеда зурлап үтте ул.

Чара күпчелек мордва телендә барды, артистлар иске мордва, үзләре иҗат иткән җырларын, такмакларын башкардылар. Кичә уен-көлке белән үрелеп барды, уеннарда катнашырга залда утыручыларны да җәлеп иттеләр. Мәсәлән, кикерекат уенында балалар гына түгел, өлкәннәр дә рәхәтләнеп уйнады. Ә ул күзне бәйләп, йомгаклар җыюдан гыйбарәт иде Ә чабата кию осталыгында көч сынашканда?! Халык бу уенны җанланып, зур кызысыну белән күзәтте. Уенда катнашучылрадан йон да эрләттеләр, йомгак та сүттерделәр.

Мордва халкы үз моһитын тудырырга тырышкан. Күбрәк ямьле авыл кичен хәтерләтте ул. Алгы планда читән, эскәмия. Йорт күренешен дә булдырганнар. Мордва орнаментлары белән чигелгән сөлге, чуар яулыклар әллә кайда күзгә ташлана, ә мичтә ялкын “яна”. Өстәлдә самовар утыра, тәм-томнар да куелган.

Кичәгә нәфис сүз “Браво” студиясенә йөрүче кыз-малайлар да килгәннәр. Алар мордва телен өйрәнә башлаганнар. Матур итеп шигырь сөйләделәр.

Бәйрәмдә шулай ук чегән, татар биюләрен дә башкардылар. Бу чыгышлар милләтләрнең узара дустанә мөнәсәбәттә булуларын дәлилли. Милли традицияләр буенча белгеч Нелли Чубатова да төрле милләт ансамбьләренең үзара тату һәм ярдәмләшеп яшәүләрен билгеләп үтте һәм киләчәктә дә дуслык җепләре өзелмәсен иде дигән теләктә калды ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International