Лениногорск районы Сугышлы авылында махсус хәрби операциядә катнашучы-430 нчы мотоукчылар полкының мотоукчылар отделениесе командиры Илнур Илдар улы Ялаев хөрмәтенә мемориаль такта ачылды. Чара "Геройлар йөзе" федераль проектының "Туризм һәм кунакчыллык" илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы территориясендә 2025 елның 4 октябрендә республиика территориясендә урыны белән томан көтелә.
Томан вакытында:
Мәгълүмати-аңлату эшен уздыру кысаларында 2025 елның 29 сентябрендә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге белгече Л.В. Морадымова Татарстан Республикасы Дәүләт Алкольголь инспециясенең Әлмәт территориаль органы белгече Н.В. Платонова белән берлектә видеоконференция режимында «Лениногорск политехник көллият» финанс грамоталыгына багышланган чара үткәрде.
Карала торган проектка мәгълүмати материаллар исемлеге:
Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеген төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проекты (текст өлеше).
Һөнәри бәйрәм алдыннан Лениногорск Мәдәният сараенда мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Укытучылар көненә багышланган чара мәктәп укытучыларын, балалар бакчалары тәрбиячеләрен, көллият укытучыларын һәм педагогик хезмәт ветераннарын берләштерде. Котлау сүзе белән шәһәр башлыгы урынбасары Галия Котдус кызы Урманова чыгыш ясады, ул Лениногорск педагогларының районның мәгариф системасын үстерүгә керткән зур өлешләрен билгеләп үтте һәм дәүләт һәм муниципаль бүләкләр тапшырды.
Татарстан Республикасы территориясендә 2025 елның 3 октябрендә республиика территориясендә урыны белән томан көтелә.
Томан вакытында:
1 октябрьдән 11 октябрьгә кадәр Россия почтасы сайтында һәм бүлекчәләрендә вакытлы матбугатка 20% ка кадәр ташлама белән язылырга мөмкин.
Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Гаилә остаханәсе - чүлмәкчелек эше»яңа проектын башлап җибәрү турында игълан итәләр.
Алтын көздә тиеннәр, күпләп чикләвек, имән чикләвеге һәм күркә җыеп, кышка хәстәрләнәләр. Дөрес туклану аларның исән калуында мөһим роль уйный, шуңа күрә тукландырганда бу кимерүчеләргә нинди ризыклар яраганын белү мөһим. Тиеннәрне әстерхан һәм эрбет чикләвеге, кыздырылмаган көнбагыш һәм кабак төшләре (берьюлы 5 данәгә кадәр), кабыклы фундук белән тукландырырга мөмкин. Алар рәхәтләнеп яңа өлгергән һәм киптерелгән алма, груша, банан, шулай ук яшелчә — кишер һәм ташкабак ашыйлар. Алага миләш һәм карлыган, шулай ук коры җиләк-җимешләр (күрәгә, инҗир, йөзем, караҗимеш) файдалы. Пешкән йомырка тәкъдим итәргә була.
Россия Почтасы Татарстан Республикасына салым хәбәрләре язылган хатларны илүен дәвам итә. Мөлкәткә салымны, шулай ук транспорт һәм җир салымнарын мондый хатны алганнан соң почта бүлекчәсендә түләргә мөмкин. Акча салым хезмәте счетына реаль вакыт режимында керәчәк.