Һөнәри бәйрәм алдыннан Лениногорск Мәдәният сараенда мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Укытучылар көненә багышланган чара мәктәп укытучыларын, балалар бакчалары тәрбиячеләрен, көллият укытучыларын һәм педагогик хезмәт ветераннарын берләштерде. Котлау сүзе белән шәһәр башлыгы урынбасары Галия Котдус кызы Урманова чыгыш ясады, ул Лениногорск педагогларының районның мәгариф системасын үстерүгә керткән зур өлешләрен билгеләп үтте һәм дәүләт һәм муниципаль бүләкләр тапшырды.