ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2022 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны  белән көтелә:

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:

22 декабрьдә  көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә томан һәм көчле җил көтелә.


20
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2022 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә: аязучан болытлы. Урыны белән кар.

2022 елның 20 декабрендә Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә  Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы, әдәбият галиме, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, доцент, Р.Төхфәтуллин, С.Сөлǝйманова исемендәге премиялǝр лауреаты, “Әлмәт таңнары” газетасының баш мөхәррире Шаһиев Рәфкать Шириаздан улының “Элекечә түгел без генә” китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Әлеге мәртәбәле чарага талантлы каләм иясенең якташлары, авылдашлары, дуслары, каләмдәшләре, аның иҗатын хөрмәт итүчеләр җыелды.

Территориаль иҗтимагый үзидарәләр кечкенә лениногорскилылар өчен бәйрәм Яңа ел тамашаларын әзерләделәр.

Лениногорск халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 16 декабрьдә социаль контракт буенча түләү алырга һәм үз бизнесын булдырырга теләүчеләр өчен бушлай семинар узды. Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «минем бизнес» үзәге ярдәме белән тормышка ашырылды. Семинарны эшкуар, «Tolstoywear» кием җитештерүче, бизнес-омбудсменның җәмәгать вәкиле Михаил Кузнецов үткәрде.

Татарстан Республикасы буенча ВОРДИ региональ бүлеге ярдәме белән инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен Татарстан Республикасы омбудсмены каршындагы Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе

Лениногорскида "Тугры дуслар" балалар сәнгать иҗаты муниципаль КОНКУРС-күргәзмәсе игълан ителә.


19
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләре белән атналык эшлекле киңәшмә үткәрде.

16 декабрь көнне 2 нче урта мәктәп базасында "Эмоциональ киеренкелекне бетерүнең нәтиҗәле ысуллары" дигән темага тренинг - төркемле дәрес үтте. Әлеге чара "ЛОГОС" балаларга һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм үзәге» МБУ белгечләре һәм мәктәпнең педагог-психологы тарафыннан үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International