Педагоглар өчен психологик тренинг

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

16 декабрь көнне 2 нче урта мәктәп базасында "Эмоциональ киеренкелекне бетерүнең нәтиҗәле ысуллары" дигән темага тренинг - төркемле дәрес үтте. Әлеге чара "ЛОГОС" балаларга һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм үзәге» МБУ белгечләре һәм мәктәпнең педагог-психологы тарафыннан үткәрелде.

Әлеге чараның максаты тренингта катнашучыларны психологик үзрегуляция алымнары белән таныштыру, нәтиҗәле эшләү өчен уңайлы шартлар тудыру, эчке җан гармониясен тотрыклыландырып, шәхес сыйфатларын үстерүне камилләштерү иде.

Тренинг барышында психологлар педагогларны киеренкелекне бетерү юллары белән таныштырдылар. Төркемдә күнегүләр үткәндә ышаныч һәм хезмәттәшлек атмосферасы барлыкка килде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International