Территориаль иҗтимагый үзидарәләр кечкенә лениногорскилылар өчен бәйрәм Яңа ел тамашаларын әзерләделәр.
Бәйрәм сезонын 12нче ТОС һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре ачты. Тамашага станция һәм геофизика микрорайоны балалары җыелды. Әкият геройлары мәче Матроскин һәм пес Шарик алар өчен күңелле эстафеталар, кызыклы уеннар оештырдылар. Ә Кыш бабай белән Кар кызы табышмаклар әйтте, балаларның шигырьләрен һәм җырларын тыңлады. Барысы да татлы ризыклар алдылар.
Барлык теләүчеләрне Яңа ел тамашаларына чакырабыз!