ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 19 гыйнварында «Бердәм Россия» партиясенең Лениногорск җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә түбәндәге адрес буенча: Лениногорск шәһәре, Булгаков урамы, 1а йорт (ЗАГС бинасы, монумент ягыннан керү) 16.00 сәгатьтә ТР Дәүләт Советы депутаты Р. И. Шәфигуллин гражданнарны кабул итәчәк.

Татарстан Социаль фонды бүлекчәсе февраль аеннан башлап медицина хезмәткәрләренә махсус социаль түләүләр күчерә башлаячак,  моның өчен сәламәтлек саклау оешмалары ай сен әлеге төр   ярдәмгә хокуклы белгечләрнең реестрын формалаштырырга тиеш була.

16 гыйнварда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында  "Закон территориясе" республика конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.


16
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

14 гыйнварда Бөгелмә шәһәрендә 14 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча "Снежинка" турниры узды.
Ярышта 300 дән артык спортчы катнашты.

Традицион рәвештә ел башында авыл җыеннары башлана. Быелгы җыеннарга старт 16 гыйнварда бирелә. Аны Сарабиккол авыл җирлеге башлый.

«Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Россия Федерациясе субъекты (субъектлары) буенча идарәсе турындагы нигезләмәне һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Россия Федерациясе субъектлары буенча идарәләре исемлеген раслау хакында" 2014 елның 3 мартындагы 26 номерлы Россия Юстиция министрлыгы боерыгының 65,66 пунктлары нигезендә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе (алга таба-вәкаләтле орган):

Балачакны саклауның актуаль мәсьәләләре буенча яңалыклар материаллары җыентыгы.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2023 елның 1 гыйнварыннан «Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында" Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2022 елның 19 декабрендәге 522-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә,  Россия Федерациясе территориясендә минималь хезмәт хакы күләме аена 16 242 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән дип хәбәр итә.

13 гыйнвар 2023 елның 15 сәгать 59 минутта Тукай урамы. 15а йорт адресы буенча янгын чыгуы турында хәбәр килде. 

Янгын сүндерү бүлекчәләрен хуҗа каршы алды, ул мунча эчендә беркем дә юк дип аңлатты.

Янгынның башлангыч сәбәбе - мич һәм төтен юлының төзек булмавы.

Мунчадан янгын чыгу күренеше киң таралган, шуңа аны кулланганда барлык янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез, дип киңәш итә янгын сүндерүчеләр.

Лениногорскида трамплиннан сикерү буенча «Татарстан яшьлеге» Бөтенроссия ярышлары узды. Ярышларда Лениногорск, Әлмәт, Казан, Түбән Новгород, Уфа шәһәрләре спортчылары катнашты. Барлыгы 45 спортчы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International