Традицион рәвештә ел башында авыл җыеннары башлана. Быелгы җыеннарга старт 16 гыйнварда бирелә. Аны Сарабиккол авыл җирлеге башлый.
Җыеннарда авыл җирлеге башлыгы 2022 елда авыл җирлегендә эшләнгән эшләргә йомгак ясый. Алда торган бурычларны билгели.
17 гыйнварда 13.00 сәгатьтә - Яңа Чыршылыда, 15.00 - Зәй-Каратайда авыл җыены була.
Җыеннар барлык авыл җирлекләрендә бу атна дәвамында һәм киләсе атнада да үткәреләчәк.