Лениногорскилылар "Закон территориясе" республика конкурсы лауреатлары булдылар

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

16 гыйнварда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында  "Закон территориясе" республика конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.

Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Хәлиуллин, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Россия милли гвардия гаскәрләренең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары Эдуард Гафуров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров катнашты.

Лениногорскилылар конкурс лауреатлары булдылар:

«Җәмәгатьчелекне җәлеп итеп, җәмәгать тәртибен саклауга керткән өлеш өчен»номинациясендә:

Лауреатлар:

- «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр үзәге «муниципаль бюджет учреждениесе директоры Дмитриева Ирина.

«Хокук саклау эшчәнлегенә ярдәм итүгә өлеш керткән өчен»номинациясендә:

Лауреатлар:

- «Лениногорск нефть техникумы» дәүләт автоном һөнәри учреждениесе директоры Игорь Врублевский.

«Балигъ булмаганнарны иҗтимагый тәрбияләүгә өлеш керткән өчен»номинациясендә:

Лауреатлар:

- Лениногорск шәһәре «13 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең математика укытучысы Лариса Антипова.

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз ✨ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International