ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2023 ел
дүшәмбе

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 20 мартта болытлы һава торышы булачак.Урыны белән бераз явым-төшем (төнлә дымлы кар, көндез яңгыр) көтелә.

Яшел Үзән шәһәрендә «Яңа буын мәктәп китапханәләре» Республика форумы, шулай ук «Иң яхшы мәктәп китапханәчесе», «Укучы әни – укучы ил» республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү һәм «Китапка икенче тормыш бүләк ит»хәйрия акциясенә йомгак ясау булды.


19
март, 2023 ел
якшәмбе

Бүген Лениногорск Мәдәният сараенда язгы Нәүрүз бәйрәме узды.

"Нәүрүз" – яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. Элек Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигезләшкән вакытын исәпләгәннәр. Ул 21 мартка туры килгән. Бу бәйрәм төрки халыкларда кышны озату, язны каршылау буларак кабул ителә.


17
март, 2023 ел
җомга

1 марттан табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт традицион рәвештә Экология һәркем эше (алга таба Премия) Халыкара балалар-яшүсмерләр премиясен үткәрә. Әлеге премиянең максаты-яшьләрнең экологик аңын күтәрү,балаларны һәм яшүсмерләрне табигать саклау көн тәртибенә җәлеп итү, аларның эко-активлыгын популяр форматларда саклау. Премия үткәрү барышында балалар һәм яшүсмерләр үзләре яшәгән төбәк территориясендә табигатькә һәм аның саклануына сакчыл мөнәсәбәт күрсәтә алачак.

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:

Татарстан Республикасы территориясендә 18 мартта буран, көчле җил көтелә.  

Быелның июненнән башлап 3 яше тулмаган балаларга ана капиталы акчасыннан түләүләрнең бердәм датасы кертеләчәк. Мондый ярдәм чарасын рәсмиләштергән гаиләләр акчаларын һәр айның 5 нче көнендә ала башлаячак. Акча агымдагы ай өчен түгел, ә алдагы ай өчен түләнәчәк.


16
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 17 март кичендә: аязучан болытлы.Явым-төшемсез.

Җил көньяк, көньяк-көнчыгыштан.

“Татнефть”компаниясе Татарстан нефтенең 80 еллыгына һәм Ромашкино чыганагының 75 еллыгына багышланган «Объективта — «Татнефть» дип исемләнгән фотобәйге игълан итә.

«Татнефть» массакүләм мәгълүмат чаралары һәм журналистлар арасында Татарстан нефтенең 80 еллыгына һәм Ромашкино чыганагының 75 еллыгына багышланган бәйге игълан итә.

Лениногорск районы елгаларында су басу март ахырына һәм апрель башына фаразлана.

Карлар кисәк кенә эри башлагач, халык “зур су”дан да куркып калды. “Борчылырга кирәкми. Шушма елгасында мониторинг алып барыла. Быелгы язгы ташкын гадәти режимда узар”, - дип фаразларын җиткерде 7нче зональ коткару-эзләү отряды начальнигы Салих Сахапов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International