Зәй - Каратай мәктәбенең педагог-китапханәчесе "Иң яхшы мәктәп китапханәчесе" республика конкурсында җиңүче булды

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Яшел Үзән шәһәрендә «Яңа буын мәктәп китапханәләре» Республика форумы, шулай ук «Иң яхшы мәктәп китапханәчесе», «Укучы әни – укучы ил» республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү һәм «Китапка икенче тормыш бүләк ит»хәйрия акциясенә йомгак ясау булды.

Форум кысаларында мастер – класслар, дәрес – практикумнар, китапханә дәресләре, дәрестән тыш чаралар тәкъдим ителде.

Форумга Зәй – Каратай урта гомуми белем бирү мәктәбенең педагог – китапханәчесе Р.К. Камалетдинова чакырылды, ул «Югары һөнәри осталык өчен» номинациясендә «Иң яхшы мәктәп китапханәчесе» республика конкурсында җиңүче булды һәм министрлыкеыж дипломы белән бүләкләнде.

«Китапка икенче тормыш бүләк ит» хәйрия акциясе нәтиҗәләре буенча Лениногорск муниципаль районы беренче призлы урынны яулады һәм «Иң яхшы район бүләкчесе»номинациясендә диплом белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International