«Татнефть» журналистлар бәйгесендә катнашырга чакыра!

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

«Татнефть» массакүләм мәгълүмат чаралары һәм журналистлар арасында Татарстан нефтенең 80 еллыгына һәм Ромашкино чыганагының 75 еллыгына багышланган бәйге игълан итә.

  Компания, республика һәм илебез өчен мөһим булган бу даталар артында —яңа ачышлар, казанышлар, тотрыклы киләчәк булдыруда үз эзен салган ветераннар һәм бүгенге нефтьчеләр. Нефть чыгару тарихын саклап калу һәм мәңгеләштерү максатыннан «Татнефть» журналистларны бәйгедә катнашырга чакыра. 

  Бәйгегә аерым авторларның, лицензияләнгән массакүләм һәм интернет басмаларының, радио һәм телевидениенең, мәгълүмат агентлыкларының 2023 елның 15 мартыннан 31 октябренә кадәр бастырылган яки эфирга чыккан эшләре кабул ителә.

  Бәйге шартлары, номинацияләр һәм гаризалар кабул итү турында тулырак Компания сайтында танышырга мөмкин  https://www.tatneft.ru/o-kompanii/history/it_history/konkurs1

Бәйгедә җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International