12 апрельдә Лениногорск районының «Исток-башлангычта» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лариса Голдобина балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашында Космонавтика көненә эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс үткәрде. Максат космосны үзләштерү темасын яктырту, үз иле өчен патриотизм һәм горурлык хисләре тәрбияләү.
Хәзерге вакытта «Россия лидерлары»бөтенроссия идарәчеләр конкурсының 5 нче сезоны игълан ителде.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 13 апрельдә болытлы һава торышы. Явым-төшемсез.
Район авылларының берсендә 160 квадрат метр мәйданга ут капкан.
Ир кеше бензокискеч белән эшләгәндә, очкын үләнгә чәчрәп киткән һәм коры үләнгә ут капкан.
2023 елның 12 апрелендә 9.00 сәгатьтә 7 нче балалар бакчасы базасында яшь педагогларга методик ярдәм күрсәтү, һөнәри үсеш өчен шартлар тудыру, адаптация проблемаларын киметүгә һәм һөнәри педагогик эшчәнлеккә уңышлы керешүгә ярдәм итү максатыннан Үзәк утырышы узды.
2023 елгы форумның төп темалары ислам финанслары, индустрия, хәләл, инвестицияләр, сәнәгать, логистика, туризм, технологияләр, халыкара хезмәттәшлек, дипломатия, бизнес-мөмкинлекләр булачак. Форум кысаларында шулай ук «Хатын-кыз карашы» трегы сессияләре узачак. Район эшкуарларын форум эшендә катнашырга чакырабыз. Катнашу өчен чараның рәсми сайтында теркәлергә мөмкин (www.kazansummit.ru).
Иртәгә, 13 апрельдә, бөтен ил буенча Росреестр күчемсез милек объектларын дәүләт кадастр исәп-хисабы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрәчәк.
Лениногорск шәһәренең 28 нче балалар бакчасында «Яшь математик» олимпиадасының сайлап алу туры узды.
Быел февраль аенда безнең районнан Никифоровларның яшь гаиләсе 2023 елда торак шартларын яхшырту өчен торак бәясенең 35% дәүләт түләү таныклыгы алды. Хәзерге вакытта Башкарма комитет «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасында катнашу өчен яшь гаиләләрнең гаризаларын кабул итә.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 12 апрельдә үзгәрүчән болытлы һава, явым-төшемсез.
Җил көньяк-көнбатыш, көньяк 49 м/с тизлектә.