«Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасында катнашу һәм 2024 елда шундый субсидия алу өчен яшь гаиләләрнең гаризаларын кабул итү дәвам итә

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Быел февраль аенда безнең районнан Никифоровларның яшь гаиләсе 2023 елда торак шартларын яхшырту өчен торак бәясенең 35% дәүләт түләү таныклыгы алды. Хәзерге вакытта Башкарма комитет «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасында катнашу өчен яшь гаиләләрнең гаризаларын кабул итә.

Яңа йорт төзергә яки икенчел базарда фатир сатып алырга теләсәң, 30 апрельгә кадәр программага керергә кирәк. Кирәкле документларны рәсмиләштерүдә консультация һәм ярдәмне «Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсенә» мөрәҗәгать итеп һәм Лениногорск муниципаль районы, Лениногорск шәһәре, Шашин проспекты, 20 йорт адресы буенча яки 8(85595)5-63-86 телефоны буенча алырга мөмкин.

Катнашуның төп критерийлары торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык, ир белән хатынның (ата-ананың) 35 яшькә кадәр булуы һәм түләү сәләте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International