Бүген Мәгариф идарәсенең актлар залында Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашында Лениногорск районы бизнес вәкилләре белән очрашу узды.
Шушы көннәрдә район башлыгы һәм 6нчы, 7нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре белән берлектә ветераннар өендә булдылар, аларга бүләкләр тапшырып, хәлләрен белештеләр. Шулай ук 5нче мәктәпнең 4 “Б” сыйныфы укучылары шигырьләр әзерләгән иде.
Хөрмәтле шәһәр халкы һәм кунаклары! "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэрының 2023 елның 12 апрелендәге 40 номерлы карарын үтәү йөзеннән, сезгә 2023 елның 1 маенда шәһәрдә юллар ябылачагы турында хәбәр итәбез:
Телефон аферистлары Лениногорск халкына шалтырату өчен мессенджерларны актив куллана башладылар. Мәсәлән, банкларның берсенең логотибы белән мессенджердан шалтыратуга җавап биреп, Лениногорскида яшәүче хатын-кыз 15 мең сум акчасын югалткан. Шалтыратучылар хәбәр иткәнчә, кемдер гариза бирүченең банк счетыннан акча алырга тырыша аңа бер кушымта урнаштырырга тәкъдим итәләр. Урнаштыру белән, ул акчаларыннан колак кага.
26 апрельдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Урдала авылы социаль хезмәткәрләре «Татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан» клуб утырышы үткәрделәр. Чара татар халкының мәдәни - тарихи мирасын саклау һәм рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен үзләштерү максатында уздырылды.
Лениногорскның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Моряков исемендәге конференция үтте. Традиция буенча, вакыйга «Татнефть» ярдәме белән узды һәм компания өчен юбилей елына багышланды.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 27 апрельдә үзгәрүчән болытлы, явым-төшемнәр булмый. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә үткәрде.
26 апрельдә "Сәламәтлек - модалы!" темасына "Бердәмлек" грант проекты чарасы узды.
Чара квест тибы буенча уздырылды. Максаты: сәламәт яшәү рәвеше, зарарлы гадәтләрдән һәм бәйлелектән аңлы рәвештә баш тартуга мотивация формалаштыру. Чарада катнашучылар төрле станция биремнәрен үтәделәр, ЗОЖ буенча сорауларга җавап бирделәр, рәсем ясадылар, табышмаклар чиштеләр, спорт уеннары уйнадылар. Чараның ахырында грамоталар, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Татарстан Республикасы территориясендә 2023 елның 28 апрелендә төнлә һәм иртән томан көтелә.
Томан вакытында: