ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 2023 елның 19 маенда көндез аязучан болытлы булачак..Төнлә башлыча явым-төшемсез, көндез урыны белән бераз яңгыр.

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә Лениногорск район Советы сессиясе узды.

Мәктәп укучыларының иң яраткан һәм һәрвакыт көтеп алган вакыты - җәйге каникуллар. Кагыйдә буларак, бу чорда күп вакыт балалар үзләре генә була. Өлкәннәргә баланың каникул вакытында ничек ял итүе, әти-әниләре өйдә булмаганда  алар белән килеп чыгарга мөмкин булган төрле экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тоту һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатуы мөһим.

Лениногорск муниципаль районының авыл җирлекләрендә расланган эш планы нигезендә 2 майдан 19 майга кадәр физик затларның техникаларына техосмотр бара.

16 майда Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары «Craft тарихы» социаль технологиясен тормышка ашыру кысаларында балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар өчен Шөгер авылындагы нефть музеена экскурсия  оештырдылар.


17
май, 2023 ел
чәршәмбе

"Логос" балалар һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм үзәге" МБУ волонтерлары белән «Наркоманияне һәм ВИЧ-инфекцияне профилактикалау»темасына төркем - тренинг дәресе үткәрелде. Әлеге чарага «Логос» үзәге директоры Ольга Ященко  табиб-эпидемиолог Әхмәтова Алена Николаевнаны чакырган иде.

Кызганычка каршы, сугышта катнашучылар арабызда бик әз калып бара.  Әмма арабызда булучыларга Лениногорск сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы даими ярдәм күрсәтә. Алар арасында Александра Макаровна Рутковская да бар. Бөек Җиңүнең 78 еллыгы алдыннан ветераннар советы рәисе Анатолий Кондратьев үзе аның өенә килеп, ветеранны бәйрәм белән котлап, аңа ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Нина Александровна Валикова бу май көннәрендә котлаулар кабул итә: Җиңү көненә аңа Татарстан Рәисе исеменнән бүләк тапшырдылар, ә берничә көннән соң ул 95 яшьлек юбилее уңаеннан кунаклар кабул итте.

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 2023 елның 18 маенда көндез район территориясендә алмашынучан болытлы һава торышы,  күбесенчә явым-төшем булырга мөмкин.

Гаиләгезнең "Гаилә территориясе" Яшьләр проектының йөзе булуын телисезме? ✅


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International