Лениногорскида яңа җитәкче билгеләнде

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә Лениногорск район Советы сессиясе узды.

Аның эшендә шәһәр һәм район Советы һәм Башкарма комитетының җитәкче һәм җаваплы хезмәткәрләре, хокук саклау органнары вәкилләре, предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Көн тәртибенә берничә мөһим мәсьәлә куелды: Лениногорск районында үлем- китемнең торышы, урманнарда янгын куркынычсызлыгы, урманда шикле затларны һәм предметларны табу очракларында гамәлләр һәм Татарстан Республикасының «Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлегенең Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы» МКУ рәисен билгеләү турында.

Конкурс комиссиясе район Советына ике кандидатура тәкъдим итте: Игорь Крюков һәм Сергей Семенов. Район депутатларының бертавыштан кабул ителгән карары белән Игорь Вячеславович Крюков Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе итеп билгеләнде.

Крюков Игорь Вячеславович, 1977 елда туган, югары белемле, 2002 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын «Юриспруденция» белгечлеге буенча тәмамлаган, квалификациясе «Юрист».

Университетны тәмамлаганнан соң Лениногорск шәһәр прокуратурасына эшкә керә, шәһәр прокуроры ярдәмчесеннән алып урынбасарына кадәр хезмәт юлын үтә. 2022 елның ноябреннән 2023 елның мартына кадәр Бөгелмә шәһәр прокуроры урынбасары булып эшли. Прокуратура органнарында 20 елдан артык эш стажы бар.

Шулай ук докладлар белән «Лениногорск үзәк район хастаханәсе» ДАССОның баш табибы Рим Әмиров һәм «Лениногорск урманчылыгы» ДКУ җитәкчесе-урманчысы Радий Салихов чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International