Безнең шәһәрдә яшәүче Нина Александровна Валикова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

Тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Нина Александровна Валикова бу май көннәрендә котлаулар кабул итә: Җиңү көненә аңа Татарстан Рәисе исеменнән бүләк тапшырдылар, ә берничә көннән соң ул 95 яшьлек юбилее уңаеннан кунаклар кабул итте.

Нина Александровна 1928 елның 14 маенда ТАССРның Нурлат районы Биләркүл авылында туа.

Сугыш елларында элеваторда эшли. Сугыштан соң гаиләсе белән Лениногорскка күченәләр. Ул "Лениногорскнефть"  идарәсе цехында диспетчер булып эшли башлый. Аннары 17 ел Лениногорск нефть техникумы тулай торагында комендант булып эшли. Нина Александровна лаеклы ялга «Благоустройство»ҖЧҖдән китә.

Улы һәм ике оныгы бар. Нина Александровна ил җитәкчелегенә ветераннарга игътибарлы һәм кайгыртучан булганнары өчен бик рәхмәтле. Барлык ветераннарның оныкларына игелекле, намуслы булырга һәм үз Ватаннарын яратырга васыять итә.

Юбилярны Лениногорск шәһәре Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова һәм 6 нчы ТОС рәисе урынбасары Наталья Копылова юбилее белән котладылар. Гөлфирә Мәҗит кызы юбилярга сәламәтлек, озын гомер теләде, бүләкләр һәм РФ Президенты В.В. Путинның шәхси котлавын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International