Урманнарда янгын чыгу куркынычының югары классы барлыкка килү сәбәпле, ТР Министрлар Кабинетының 22.05.2023 ел, №621 карары нигезендә, Татарстан Республикасында 14 майдан башлап 21 календарь көне дәвамында гражданнар өчен урманнарга бару һәм аларга транспорт чаралары белән керү тыела. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә.
«Татнефть» компаниясе ярдәмендә Лениногорск нефть техникумы егетләре осталыкка өйрәнә. Май аенда икенче курс студентлары компаниянең Лениногорск районында урнашкан җитештерү объектларында булдылар.
Ел саен язгы-җәйге чорда янгыннар саны шактый арта. Янгыннарның төп сәбәпләре ут белән саксыз эш итү: коры үләннәрне яндыру, учаклар ягу, тәмәке тартуда, көнкүреш электр приборлары белән эш иткәндә саксызлык. Узган атнада Лениногорск районында ике янгын чыккан.
Шәһәр һәм район халкы, оешмалар, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләре һәм мәктәпләрнең ата-аналар комитетларыннан мөрәҗәгатьләр белән бәйле рәвештән, үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау, спиртлы эчемлекләр һәм сыра кулланудан баш тартуны пропагандалау максатыннан, 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты 2023 елның 23 маенда һәм 23 июнь көннәрендә узачак "Соңгы кыңгырау" һәм "Чыгарылыш кичәләре" тантаналы чаралары вакытында барлык милек рәвешләрендәге сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләренә алкогольле эчемлекләр һәм сыра, шәраб эчемлекләрен, этил спиртын сатуны чикләргә тәкъдим итә.
Бүген соңгы кыңгырау Лениногорск районының тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары өчен яңгырады. Барлык мәктәпләрдә дә тантаналы линейкалар узды, анда хакимият вәкилләре, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, педагоглар, укучылар һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Лениногорск Мәшгульлек үзәге 25 майда 10.00 сәгатьтә эшсез, эш эзләүче гражданнар өчен вакансияләр ярминкәсе уздыра. Ярминкәдә Лениногорск муниципаль районының предприятие-оешмалары катнашачак.
Хөрмәтле Лениногорск муниципаль районы чыгарылыш сыйныф укучылары!
Кадерле укучылар! Хөрмәтле педагоглар һәм ата-аналар!
Конкурс «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашучы предприятиеләргә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча практик тәҗрибәне тапшыруны тизләтү, шулай ук илкүләм проектта катнашмаган предприятиеләр арасында остазлыкның иң яхшы практикаларын тарату өлешендә комплекслы ярдәм итү максатларында оештырылган.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 2023 елның 23 маенда көндез аязучан болытлы, явым-төшемсез булачак.
Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсен шәһәр һәм район хезмәтләре, предприятиеләр һәм оешмалар, министрлык һәм ведомстволарның ведомство карамагындагы учреждениеләре җитәкчеләре белән үткәрде.