ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Көннәр җылыту белән балаларның тәрәзәдән егылып төшү куркынычы барлыкка килә. Хәвеф-хәтәрдән саклану өчен әти-әниләргә гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү дә җитә.

22 июньдә Лениногорскида «Хәтер шәме» бөтенроссия акциясе узачак. Катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә шәмнәр кабызачак.

Җәен янгын куркынычсызлыгы кебек мәсьәлә һәр кеше өчен җитди һәм мөһим. Елның эссе вакытында табигатьтә һәм бинада янгын чыгу ихтималы арта, кешеләргә үз гамәлләренә карата  игътибарлырак булу буенча өстәмә таләпләр куя. 

23 июньдә “Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты” Бөтенроссия ярминкәсенең федераль этабы старт ала. Лениногорскида эшкә урнашу ярминкәсе Мәшгульлек үзәге мәйданчыгында узачак. Адресы: Гагарин урамы, 51нче йорт.

13 июньдә 14:00 сәгатьтә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм итү үзәге кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен «хатын-кызлар эшкуарлыгы. Дәүләт ярдәме чаралары» темасына онлайн-вебинар үткәрә.


12
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Лениногорскида дәүләт бәйрәменә - Россия көненә багышланган тантаналы чаралар узды.

«Юбилейный» паркында Россия көненә багышланган бокс буенча республика турниры узды.

Россия көненә Лениногорск туган якны өйрәнү музее: http://https://vk.com/lkm_leninogorsk матур фотопроект тәкъдим итә.

Хөрмәтле лениногорскилылар, кадерле кунаклар!

12 июньдә Россия көнен билгеләп үтәбез. Ул илебезнең куәтен, бөеклеген, аның күп гасырлык тарихы, күпмилләтле халыкның казанышлары һәм җиңүләрен символлаштыра.


10
июнь, 2023 ел
шимбә

Бүген Лениногорск  Сабантуй бәйрәмен билгеләп үтте!

Бәйрәмдә хөрмәтле кунаклар: Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Кузбасс мәдәният министры  Ольга Феофанова һәм Кемерово өлкәсе делегациясе, Татарстан һәм Россия шәһәрләреннән кунаклар һәм якташлар катнашты. 

Хөрмәтле лениногорскилылар, кадерле кунаклар! Сезне милли бәйрәм – Сабантуй белән тәбрик итә

Борынгыдан ук безнең Ватаныбызда игенче хезмәтен олылаганнар. Безгә балачактан бу хезмәткә карата ихтирам хисе тәрбияләнгән, аның әhәмиятен җиткерделәр. Шуңа күрә дә Сабантуй иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсенә әверелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International