Хөрмәтле лениногорскилылар, кадерле кунаклар!
12 июньдә Россия көнен билгеләп үтәбез. Ул илебезнең куәтен, бөеклеген, аның күп гасырлык тарихы, күпмилләтле халыкның казанышлары һәм җиңүләрен символлаштыра.
Россиянең төп байлыгы – без үзебез, анда яшәүчеләр. Һәрберебезнең хезмәтеннән, инициатива һәм гражданлык җаваплылыгыннан илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге бәйле.
Һәркемгә намуслы хезмәте өчен, һөнәри казанышлар, спортта һәм иҗади җиңүләр район үсешенә ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерәм.
Кадерле лениногорскилылар! Бәйрәм белән сезне! Ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм барлык эшләрегездә уңышлар телим.
Рәгать Хөсәенов, район башлыгы, шәһәр мэры