2023 елның 03 июленнән 7 июленә кадәр «Бердәм РОССИЯ» партиясе рәисе Д.А. Медведевның үзәк, төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәләре һәм Россия Федерациясе сенаторлары, барлык дәрәҗәдәге депутатлар, шулай ук профильле ведомстволар һәм партнер оешмалар вәкилләре катнашында җирле җәмәгать кабул итү бүлмәләре социаль ярдәм мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгын үткәрә.
2023 елда Татарстанда 9 942 гаилә торак шартларын яхшырту өчен ана капиталыннан файдаланган. Әлеге максатларны тәэмин итүгә Россия Социаль фонды бүлеге кредит учреждениеләре, төзүчеләр, торак кооперативлары һәм физик затлар счетларына 5,9 миллиард сум акча күчерде. Бу - ана капиталын куллануның иң популяр юнәлешләренең берсе, әлеге мөмкинлектән сертификат хуҗаларының 90% диярлек файдаланган.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 28 июньдә аязучан болытлы һава торышы булачак.Явым-төшемсез.
Лениногорскида «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын тормышка ашыру кысаларында «Яшьлек» паркы төзелеше бара.
Эссе һава торышы башлангач, сулыкларда ял итүчеләр саны артачак. Сулыкларга барганда, үз иминлегең турында уйларга кирәк, чөнки су объектларында ел саен су коену сезоны вакытында кешеләр белән бәхетсезлек очраклары була. Кешеләр еш кына су коенганда (бигрәк тә таныш булмаган урыннарга чумып барганда) судагы төрле әйберләргә (коряглар, ватылган пыяла, төрле металл әйберләр һ. б.) травма ала, үз көчләрен артык бәяләгәнгә һәм артык еракка йөзгәнгә бата һ. б.
26 июньдә, Яшьләр көненә, Лениногорск муниципаль районының «Исток - Башлангыч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы тарафыннан балалар арасында уңай эмоциональ - психологик климат булдыруга юнәлдерелгән «Каникул күп булмый» дигән темага уен дәресе үткәрелде.
Вера Михайловна 1939 елда Первомайский район үзәгендә, хәзерге Чирмешән районында туган.
Яңа Писмәнгә кченеп килгәч, профтехникумга төзүче белгечлегенә укырга керә. Аны тәмамлагач, шәһәрнең беренче ике катлы капиталь йортларын төзи.
Бүген "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсе узды.
«Лениногорск РҮХ» ДАССОның баш табибы Рим Әмиров узган атнада үлүчеләр саны турында хәбәр итте. Рим Әмиров тышкы сәбәпләр аркасында үлемне киметү буенча профилактик эшне көчәйтү кирәклегенә басым ясады.
1 июльдә яшьләр фестивале уздырылган көнне ЗАГС бүлеге территориясендә "Лениногорскида җитештерәбез"үзмәшгульләр күргәзмә-ярминкәсе узачак.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 27 июньдә болытлы булачак.
Явым-төшемсез. Төньяк-көнбатыш җиле 510 м/с, урыны белән 12 м / с кадәр.