Лениногорскның Мактаулы гражданы Вера Михайловна Мальковская вафат булды

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

Вера Михайловна 1939 елда Первомайский район үзәгендә, хәзерге Чирмешән районында туган.

Яңа Писмәнгә кченеп килгәч, профтехникумга төзүче белгечлегенә укырга керә. Аны тәмамлагач, шәһәрнең беренче ике катлы капиталь йортларын төзи. 

1970 елда үз бригадасын оештыра.

Шәһәр Советы, ТАССР Югары Советы депутаты һәм СССР халык депутаты буларак, гади эшче - төзүче шәһәр, республика һәм Советлар Союзы масштабы проблемаларын хәл итүдә катнаша.

Вера Михайловнаның хезмәте лаеклы билгеләнгән. Ул «Почет Билгесе» ордены, «Фидакарь хезмәт өчен»медале белән бүләкләнә. «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе»исеменә лаек.

Лениногорскның Мактаулы гражданины исеме аңа халык депутатларының Лениногорск Советы Башкарма комитетының 1985 елдагы 461 н карары белән бирелә.

Лениногорск муниципаль районы Советлары һәм Башкарма комитетлары Мальковская Вера Михайловнаның туганнары һәм якыннарының югалту  кайгысын уртаклашалар.

Вера Михайловна белән хушлашу 27 июньдә 10.00 сәгатьтә «Лениногорск РҮХ» ДАССОның Садриев урамы, 20 адресы буенча урнашкан морг бинасы янында була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International