Мэриядә "Эшлекле дүшәмбе" узды

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

Бүген "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсе  узды.

«Лениногорск РҮХ» ДАССОның баш табибы Рим Әмиров узган атнада үлүчеләр саны турында хәбәр итте. Рим Әмиров тышкы сәбәпләр аркасында үлемне киметү буенча профилактик эшне көчәйтү кирәклегенә басым ясады.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов билгеләп үткәнчә, киләчәктә мондый очракларны кисәтү өчен һәр очракны чишәргә һәм һәр үлем буенча нәтиҗәләр ясарга кирәк. 

Киңәшмәнең мөһим темасы булып «Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын сыйфатлы ремонтлау, шулай ук квартал эчендәге территорияләрне җыештыру, үлән чабу, агачлар һәм куаклар утырту мәсьәләсе торды.

Ахырда шәһәр һәм район чараларын үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте, 28 июньдә – Корбан бәйрәме, 1 июльдә – Яшьләр көне.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International