ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2024 ел
чәршәмбе

2нче мәктәпнең актлар залында укытучылар өчен функциональ грамоталылык буенча ачык зона команда олимпиадасы узды.

2024 елның 18 мартында VII  «Россия сәүдәсе» конкурсына гаризалар кабул итү башлана, аны Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тармак ассоциацияләре - Россия Ритейл базары экспертлары ассоциациясе, Россия Бәйсез челтәрләре Берлеге, Кече форматлы сәүдә ассоциациясе, ваклап сату компанияләре ассоциациясе, Россия күмәртә азык-төлек базарлары берлеге ярдәмендә оештыра.

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 14 мартта аязучан болытлы булачак. Явым-төшемсез.

Җил көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән 15 м/с кадәр тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -4..-9˚. Көндез һаваның максималь температурасы -1..+2˚.

Юлларда бозлавык.

Роспотребнадзор кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия кайнар линиясен ача. Консультация 11-22 мартта узачак.

Зәй шәһәренең өч гаилә пары бергә гомер итүләренең түгәрәк юбилейларын билгеләп үтте. Аннары алар ил буйлап сәяхәткә чыккан «Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласын Лениногорск районы гаиләсенә тапшырдылар.

15-17 мартта Россия Федерациясе Президентын сайлаулар узачак. 18 яшькә җиткән һәркем тавыш бирә алачак.


12
март, 2024 ел
сишәмбе

Татарстанда ел башыннан 126 гаилә ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга юнәлдерде.

Татарстан Республикасы территориясендә 2024 елның 13 мартында төнлә һәм иртән томан  көтелә.

Томан вакытында:

Гаилә елы кысаларында, Россия Президентын сайлау көннәрендә, 2024 елның 15-17 мартында, «Бөтен гаилә белән сайлауларга» (#бөтен гаилә белән) Бөтенроссия акциясе узачак. Акциядә сайлау участогында тавыш бирүче гражданнар катнаша алачак.

Оборона министрлыгының хәрби югары уку йортлары
Росгвардиянең хәрби югары уку йортлары


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International