15-17 мартта Россия Федерациясе Президентын сайлаулар узачак. 18 яшькә җиткән һәркем тавыш бирә алачак.
Лениногорск районында һәр сайлау участогы Россия Федерациясе Президентын сайлаулар уздырылган көнне, ягъни 2024 елның 15, 16 һәм 17 мартында 8:00дән 20:00гә кадәр эшләячәк.
Лениногорск районында барлыгы 31 сайлау участогы + 1 вакытлыча, Лениногорск шәһәрендә 23 участок +1 вакытлыча.
Теләсә кайсы уңайлы сайлау участогына килү мөмкин булмаса, үз сайлау участогыңны дәүләт хезмәтләре сайты, КФҮ аша яки РФ Үзәк сайлау комиссиясе сайтында карарга мөмкин: (http://www.cikrf.ru/?%5DA%D3%01).
Шулай ук сез район Башкарма комитетының 2024 елның 26 гыйнварындагы 160 ноиерлы «Лениногорск муниципаль районы территориясендә сайлау участоклары төзү турында» гы карары белән таныша аласыз, анда сайлау участокларының адреслары һәм чикләре күрсәтелгән.
Лениногорск районында тавыш бирү процессының куркынычсызлыгы һәм ачыклыгы өчен 300дән артык күзәтүче күзәтәчәк. Гражданнарның иминлеге өчен хокук саклау органнары хезмәткәрләре җавап бирәчәк.
Лениногорск районында яшәүчеләрне тавыш бирергә чакырабыз!