Зәй шәһәренең өч гаилә пары бергә гомер итүләренең түгәрәк юбилейларын билгеләп үтте. Аннары алар ил буйлап сәяхәткә чыккан «Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласын Лениногорск районы гаиләсенә тапшырдылар.
Искә төшерик, ел башында Мәскәүдә «Россия йөрәге» күргәзмә-форумында гаилә учагын кабыздылар, Гаилә елына старт биргәннәр иде. “Россия йөрәге” уты белән лампадалар илнең регионнары буйлап йөри, республиканың төрле шәһәрләрендә гаиләләргә бирелә.
Утлы капсуланы Лениногорскидан Лобановлар гаиләсе кабул итеп алды.
Константин Александрович һәм Елена Анатольевна моннан 19 ел элек гаилә корганнар. Алар җиде бала тәрбияли.
Константин Александрович ТНГ-Групп җәмгыятендә әйдәп баручы геофизик, грек-рим спорты буенча мастер кандидат. Елена Анатольевна декрет ялында. Ул шулай да шәһәрдә иҗтимагый эшләрдә катнашырга да вакыт таба.
Лобановлар гаиләсе спорт белән дус. Балаларын да спортка мәхәббәт тәрбияләп үстерәләр. Гаиләдә хөрмәт – беренче урында, бер-берсенә ярдәмчел дә алар.
Гаилә капсуласы якынча бер атна Лениногорск ЗАГС бүлегендә сакланачак.