ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 2024 елның 26 апреле: алмашынучан болытлы.Явым-төшемсез.

Җил көньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән 14 м/с кадәр.

25 апрельдән Татарстанда «Уылдык чәчү – 2024» комплекслы оператив-профилактик операциясе башлана Идел-Каспий бассейны өчен балык тоту кагыйдәләре нигезендә, Татарстан өчен 5 июньгә кадәр тыелган сроклар билгеләнгән.  Республика акваторияләрендә сәнәгать балыкчылыгына тулы тыю кертелә. Балыкчылык кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы яный.

26 апрельдә Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең 38 еллыгына багышланган митинг 13.00 сәгатькә күчерелә.


24
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

Лениногорскида 26 апрельдә Чернобыль АЭСындагы авария, шулай ук радиация аварияләре һәм һәлакәтләр нәтиҗәсендә һәлак булганнарның истәлегенә багышланган чаралар узачак.

Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы хәрби комиссариаты кандидатларны контракт буенча хәрби хезмәткә чакыра

Медицина комиссиясен узуда ярдәм итү, кандидатны киткәнче тулысынча озата бару

210 меңнән югары хезмәт хакы, бер тапкыр бирелә торган түләү - 600 мең.

- Форма һәм туклану белән тәэмин итү

- Гаиләләр һәм балигъ булмаган балалар өчен өстәмә ташламалар

Тулы мәгълүмат алу өчен Лениногорск шәһәренең хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итәргә, Шашин урамы, 24 йорт, 7 нче кабинет.

Урында контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты инструкторы бар.

❗ 18 яшьтән 65 яшькә кадәрге гражданнар 

❗ булмаганда хәрби билетны торгызабыз

Россиянең барлык төбәкләреннән кабул итәбез, прописка мөһим түгел (шулай ук чит ил гражданнары)

❗ Шулай ук срочный хезмәт үтмәгән һәм хөкем ителгән кешеләр

☎️ 8(85595)5-09-02

📲 8(965)589-76-98

Ел саен Россия Федерациясендә «Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» Бөтенроссия конкурсы үткәрелә (алга таба – Конкурс). Конкурсның төп бурычы-социаль мәсьәләләрне хәл итүдә югары социаль нәтиҗәлелеккә ирешүче оешмаларны ачыклау, аларның тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату, оешмаларда социаль партнерлык формаларын үстерү.

Бүгенге көндә донор кан компонентларына ясалма альтернатива юк, шул сәбәпле донор каны бәһасез! Шуңа күрә һәр сәламәт кешегә донорлар сафына басу бик мөһим, чөнки кан бирү – мохтаҗ пациентлар өчен искиткеч әһәмиятле хәйрия төре.               

Мэриянең утырышлар залында Гөлфия Арысланова рәислегендә балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү буенча Иҗтимагый совет утырышы узды. Иҗтимагый совет эшендә Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, Иҗтимагый совет әгъзалары һәм социаль өлкә учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Президент Мәдәни инициативалар фонды гранты белән хупланган «Халык китабы фестивале» проекты кысаларында, балалар китапханәсендә  2 нче мәктәпнең 4А сыйныф укучылары өчен «Әзербайҗаннар: милли бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр, традицияләр»этно-сәгате үтте.

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башлыгы, шәһәр мэры Рәгат Хөсәенов рәислегендә Лениногорск район һәм шәһәр Советларының чираттагы уртак сессиясе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International