Балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү турында район Иҗтимагый советының чираттагы утырышында фикер алыштылар

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

Мэриянең утырышлар залында Гөлфия Арысланова рәислегендә балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү буенча Иҗтимагый совет утырышы узды. Иҗтимагый совет эшендә Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, Иҗтимагый совет әгъзалары һәм социаль өлкә учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Яшьләрне патриотик тәрбияләү системасын үстерү һәм камилләштерү, гражданнарны патриотик тәрбияләү буенча эшчәнлекне координацияләү максатларында район Башкарма комитеты тарафыннан «2023-2025 елларга Лениногорск муниципаль районы гражданнарын патриотик тәрбияләү»максатчан программасы расланды. Аның төп максаты-районда иҗтимагый һәм икътисади тотрыклылыкны тәэмин итүче патриотик тәрбия системасын алга таба үстерү һәм модернизацияләү. Яшьләр арасында патриотик тәрбия бирү буенча алып барылган бу эш турында Яшьләр, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы урынбасары Светлана Илюхина сөйләде.

Мәгариф идарәсе башлыгы Вәгыйз Санатуллин Лениногорск районының гомуми белем бирү учреждениеләренең патриотик тәрбия буенча эшчәнлеге турында хәбәр итте.

Бу мәсьәлә буенча шулай ук Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Лениногорск районындагы «Алдынгылар хәрәкәте» җирле бүлеге җитәкчесе Марина Марчина чыгыш ясады. Юнармиячеләр эшчәнлеге турында «Юнармия» бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең шәһәр бүлеге штабы начальнигы Светлана Федянина сөйләде, «Беркут» клубының балалар һәм яшүсмерләр белән эшләве турында клуб җитәкчесе Владимир Золотухин сөйләде.

Аннары Иҗтимагый совет әгъзалары Лениногорск муниципаль районы территориясендә махсус хәрби операция барышында һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләсен тикшерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International