Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башлыгы, шәһәр мэры Рәгат Хөсәенов рәислегендә Лениногорск район һәм шәһәр Советларының чираттагы уртак сессиясе узды.
Муниципаль район территориясендә янгын куркынычсызлыгы торышы мәсьәләсе төп мәсьәләсе турында 11 нче янгын-коткару отрядының 66 нчы янгын-коткару часте начальнигы Алексей Быков һәм «Лениногорск урманчылыгы» ДКУ җитәкчесе-урманчысы Радий Салихов хәбәр итте.
Районда һәм шәһәрдә кеше хокуклары буенча вәкил Людмила Наумова депутатларга муниципаль районда кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре үтәлеше турында сөйләде.
«Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге һәм Лениногорск шәһәре Уставларына үзгәрешләр кертү турында район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр Уставларны гамәлдәге федераль законнарга туры китерергә мөмкинлек бирә.
«Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең муниципаль казна реестрында торучы муниципаль милекне исәптән чыгару һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына озак вакытлы нигездә файдалануга бирү өчен өченче затлар хокукларыннан азат булган муниципаль милек исемлегенә өстәмәләр кертү турында районның Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Игорь Крюков чыгыш ясады.
Утырыш көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде