ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2024 ел
җомга

Бүген администрациядә Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов һәлак булган лениногорскилыларның гаиләләренә бүләкләргә таныклыклар тапшырды.

Батырлык ордены белән (үлгәннән соң) Илфат Шәрәфетдинов бүләкләнде, бүләккә таныклыкны бүген сеңлесе Гөлшат Сабитовага һәм абыйсы Илшат Шәрәфетдиновка тапшырдылар.

Батырлык ордены белән (үлгәннән соң) шулай ук Сергей Карабаев бүләкләнде, бүләккә таныклык абыйсы Максим Карабаевка тапшырылды.

Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов туганнарына һәм якыннарына зур сәламәтлек теләде, мондый бүләкләр аерым казанышлары өчен бирелә, һәм Лениногорск районы үз якташлары белән горурлана ала, дип билгеләп үтте. 

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә.

4 майда  көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә кырау төшү, бозлавык, көчле җил көтелә.

Лениногорскида электрон хезмәт кенәгәсен (ЭТК) сайлаучылар саны 23 мең кешедән артып китте.
Электрон хезмәт кенәгәсенең иң төп өстенлекләреннән берсе -  мәгълүматлар белән  даими танышып барырга   мөмкин. Аларны санаулы минутлар эчендә Дәүләт хезмәтләрендәге  шәхси кабинет аша өземтә рәвешендә алырга мөмкин. Эш бирүче үзгәрешләр хакында Россия Социаль фондына мәгълүмат тапшырганнан соң, ул берничә көн эчендә электрон хезмәт кенәгәсендә чагылдырыла.

2024 елның 9 маенда 9.00 сәгатьтә «Мәңгелек ут»  һәйкәле янында «Хәтернең сүнмәс уты»митингы узачак.

9.30 - Җиңү парады.


2
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Спортчы егетләребез һәм аларның тренерларын 26-27 апрельдә Түбән Кама шәһәрендә узган 14 яшькә кадәрге егетләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз.

2024 елның 2 маенда 2023 ел өчен 3-НДФЛ формасы буенча керемнәр турында декларация бирү вакыты

Бөтендөнья иммунизация атналыгы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа төбәге илләрендә үткәрелә һәм төрле яшьтәге кешеләрнең, бигрәк тә балаларның сәламәтлеген саклауның нәтиҗәле коралы булган вакцинацияне пропагандалауга юнәлдерелгән. Вакцинация-инфекцияләрдән, димәк, катлауланулардан, инвалидлыктан һәм үлемнән саклануның бердәнбер һәм нәтиҗәле ысулы. 2024 елгы Европа иммунизация атналыгының төп бурычлары булып:

Авиаперевозчикларның авиарейсларны тоткарлаулары яки гамәлдән чыгарулары турында килгән хәбәрләр белән бәйле рәвештә, Роспотребнадзор мондый тоткарлыкларның (гамәлдән чыгаруның) нигезендә яткан сәбәпләргә карамастан, түбәндәгеләргә игътибар итә.

Татарстан Республикасында "Тәэмин итүче көннәре" н үткәрү календаре:

июньнең беренче декадасы: "СИБУР" ААҖ тәэмин итүче көне(Казан шәһәре,  Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк»;
26 август: «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ, «Транснефть» ААҖ, «Газпром нефть» ААҖ, «Сибур Холдинг» ААҖ, «Татнефть» ААҖ (логистика үзәге) (Лаеш районы, «Казан Экспо»МВЦ)компанияләрен тәэмин итүчеләр көннәре;
17 сентябрь: «Аммоний" АҖ (Казан шәһәре, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк»;
октябрьнең өченче декадасы: машина төзелеше һәм нефть чыгару өлкәсенә тәэмин итүче көне (үткәрү урыны һәм датасы билгеләнә).

Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы хәрби комиссариаты кандидатларны контракт буенча хәрби хезмәткә чакыра

Медицина комиссиясен узуда ярдәм итү, кандидатны киткәнче тулысынча озата бару


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International