Спортчы егетләребез һәм аларның тренерларын 26-27 апрельдә Түбән Кама шәһәрендә узган 14 яшькә кадәрге егетләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз.
Спорт казанышлары шулай ук балаларга спорт белән мавыгуда ярдәм итүче ата-аналарның да казанышы булып тора.
Ярышларда Татарстанның 12 шәһәреннән(Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Яшел Үзән, Казан, Менделеевск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Саба, Урыссу, Чистай һәм Лениногорск)248 көрәшче катнашты.
Грек-рим көрәше бүлегенең 3 нче комплекслы спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре уңышлы чыгыш ясады
Үз үлчәү категорияләрендә җиңүчеләр булдылар :
Антонов Павел (13нче мәктәп), һәм Гамза Егор (12нче лицей)
Икенче призер:
Хәбибуллин Ринат ( 11нчн гимназия )
Өченче призерлар:
Мортазин Радмир ( 5нче мәктәп), Мөхәммәдиев Айнур (2нче мәктәп) һәм Иванов Кирилл (8нче мәктәп )
Әлеге ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз һәм аларга алга таба да спортта уңышлар телибез!