Бүген администрациядә Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов һәлак булган лениногорскилыларның гаиләләренә бүләкләргә таныклыклар тапшырды.
Батырлык ордены белән (үлгәннән соң) Илфат Шәрәфетдинов бүләкләнде, бүләккә таныклыкны бүген сеңлесе Гөлшат Сабитовага һәм абыйсы Илшат Шәрәфетдиновка тапшырдылар.
Батырлык ордены белән (үлгәннән соң) шулай ук Сергей Карабаев бүләкләнде, бүләккә таныклык абыйсы Максим Карабаевка тапшырылды.
Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов туганнарына һәм якыннарына зур сәламәтлек теләде, мондый бүләкләр аерым казанышлары өчен бирелә, һәм Лениногорск районы үз якташлары белән горурлана ала, дип билгеләп үтте.