ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы «Республика Татарстан» газетасы редакциясе белән берлектә «Минем гаиләм кадрда»фотоконкурсы башлануы турында игълан итә.

Конкурста катнашу өчен үз гаиләңне фотога төшерергә һәм 2024 елның 31 августына кадәр түбәндәгэлектрон почта буенча җибәрергә кирәк: oprt.tatar@yandex.ru

17 июльдә Казанда Хунань провинциясе коммерция идарәсе җитәкчесе җитәкчелегендәге Хунань провинциясе делегациясе (20 компания составында) визиты булачак.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә.

13  июльдә  көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил, урыны белән яшен, көчле яңгыр  көтелә.

Шушы уңайдан аларны Лениногорск ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, балалары, туганнары тантаналы төстә тәбрикләде.

 


11
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Лениногорск районында уңыш җыюга әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс узды.  Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илнур Шамарданов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек башлыгы Илнар Габбасов, «Гостехнадзор» бүлеге башлыгы Илнур Галимов, «Россельхозцентр» һәм УСХиП район бүлекләре белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре составындагы комиссия хуҗалыкларның әзерлек дәрәҗәсен бәяләде.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә.

12  июльдә  көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил, урыны белән яшен, көчле яңгыр  көтелә.

Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләренең продукциясен төбәк, Россия һәм халыкара базарларда алга этәрү, товар җитештерүчеләрнең нәтиҗәле эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудыру максатыннан Татарстан Республикасында республика маркетинг үзәге (алга таба – ТР РМЦ) эшли.

Татарстанда контракт төзергә теләүчеләргә түләүне арттырдылар. Хәзер бер тапкыр бирелә торган түләү 1,5 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Диалог Регионы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән берлектә «Мамы в медиа»белем бирү проектын башлап җибәрә.

Бүген Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов махсус хәрби операция барышында һәлак булган рядовой Руслан Маковскийның әти-әнисе белән очрашты. Руслан Айратович узган елның октябрендә махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә һәлак булды. РФ Президенты Владимир Путин Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Район башлыгы аның әти-әнисенә таныклык тапшырды һәм аларга Ватанның лаеклы улын тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International