Бүген Лениногорск районында уңыш җыюга әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс узды. Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илнур Шамарданов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек башлыгы Илнар Габбасов, «Гостехнадзор» бүлеге башлыгы Илнур Галимов, «Россельхозцентр» һәм УСХиП район бүлекләре белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре составындагы комиссия хуҗалыкларның әзерлек дәрәҗәсен бәяләде.
Быел район басуларына иген уруга 65 комбайн чыгачак. 21,5 мең гектардан бөртекле һәм кузаклы культуралар, 24,6 мең гектардан майлы культуралар уңышы җыеп алыначак. 1 комбайнга йөкләнеш 700 гектар тәшкил итә.Шуның нигезендә комиссия эше вакытында комбайннарның техник торышына, аларны югалтуларга юл куймау максатыннан герметизацияләүгә аерым игътибар бирелде, комбайннарга техник ярдәм оештыруны тикшерделәр.
Урып-җыю вакытында басуларда кирәкле җиһазлар һәм запас частьләр белән тәэмин ителгән күчмә ремонт бригадалары, янгын сүндерү өчен су салынган махсус автомобильләр һәм транспорт чаралары эшләячәк.
Комиссия «Союз-агро» ҖЧҖ, «Август-Лениногорск» ҖЧҖ һәм «Маркс»ҖЧҖнең җыештыруга әзерлеген югары бәяләде.