17 июльдә Казанда Хунань провинциясе коммерция идарәсе җитәкчесе җитәкчелегендәге Хунань провинциясе делегациясе (20 компания составында) визиты булачак.
Хунань провинциясе Кытайның көньяк-көнчыгышында, Янцзы елгасының көньяк ярында урнашкан провинция. Административ үзәге һәм иң зур шәһәре Чанша. Хунань Кытайның иң алга киткән ун провинциясе исемлегенә керә.
Хунань провинциясе белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлекне тагын да киңәйтү максатыннан Конференция узачак, анда Россия белән Кытай арасында инвестицион потенциал мөмкинлекләре турында фикер алышачаклар, шулай ук эшкуарларның ике яклы очрашулары узачак.
Катнашырга чакырабыз, 2024 елның 15 июленнән дә соңга калмыйча теркәлергә кирәк. Үткәрү көне һәм урыны: 17 июль, 15:30 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Чернышевский урамы, 39 йорт адресы буенча. (Рамада кунакханәсе, Сенатор залы). ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы координаторы-рәиснең беренче урынбасары Николаев Артур Сергеевич. Телефон: 236-99-00, e-mail: org@tpprt.ru