ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

2024 елда күчемсез милек өчен салым түләү срогы-2 декабрь.

Бу датага кадәр 30 көннән дә соңга калмыйча милек ияләре салым түләү өчен салым хәбәрнамәләре алачак.

Кызганычка каршы, Интернетта шәп роликлар һәм дуслар белән уеннар гына түгел, ә мошенниклар да бар. Үзеңне алардан ничек сакларга икәнен белү өчен карточкалар белән таныш: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2344010.htm

Татарстан Республикасы территориясендә 2024 елның 17сентябрендә төнлә һәм иртән томан  көтелә.

Томан вакытында:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары алырга киңәш ителә.

Әгәр исерек кешенең руль артына утыруын күрсәгез, аны туктатырга тырышыгыз. Ул сезне тыңламаса, ЮХИДИгә хәбәр итегез. Бу - сезнең гражданлык бурычыгыз.

Заманча технологияләр тормышның барлык якларына да үтеп керә, исерек шофер турында сез Лениногорск ЮХИДИ идарәсенең  телеграмм каналы ярдәмендә хәбәр итә аласыз: https://t.me/leninogorskgibdd

66нчы янгын сүндерү частенә 16 сентябрьдә 15 сәгать 51 минутта янгын турында хәбәр килә.

Лениногорскиның Переулок Заречный урамындагы 12 “Б” йортында янгын дип хәбәр итәләр. Агач йорт була. Түбә өлешенә янгын зыян китерә.

Лениногорскида 3 яше тулмаган  198 баланың әти-әнисе ана капиталыннан айлык түләү ала.


16
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, машина йөртүчеләрнең 90% гамәлләре  визуаль мәгълүматка бәйле. Караңгы вакытта кеше күзе көндез аера алганның 5 процентын гына кабул итә.

Җәяүлеләр үлеме белән бәйле хәлне, җәяүлеләр тәүлек әйләнәсе юлда күренеп торсаң, шактый яхшыртырга мөмкин. Яктылык кайтаручы материаллар ясауның заманча технологияләре проблеманы чишәргә булыша.

Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.

Лениногорскидагы «TATNEFT VELO» велоспорт клубы 10 яшьтән башлап малайларны һәм кызларны «велоспорт-шоссе» һәм «велоспорт-трек»юнәлешләре буенча әзерлек төркемнәренә чакыра.

Бүген шәһәребездә яшәүче, ветеранның тол хатыны, тыл хезмәтчәне Вера Сергеевна Малыгина үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Вера Сергеевна Куйбышев районының Чулпан авылында туа.

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 17 сентябрьдә Лениногорскида аз болытлы һава торышы көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International