ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге яңа туган 300 балага СНИЛСны проактив режимда, ягъни ЗАГС органнарыннан алынган мәгълүматларга нигезләнеп рәсмиләштерде.
 Баланың СНИЛСы турындагы мәгълүмат, шулай ук индивидуаль (персонификацияләнгән) исәпкә алу системасында теркәлү турындагы хәбәрнамә электрон рәвештә әнинең дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына керә.

Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау Фондының "Минем бизнес" үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Кече һәм урта эшмәкәрлек»милли проекты кысаларында бизнес өчен түләүсез партнерлык хезмәтләренә гаризалар кабул итә башлады.

«Мәдәният» милли проекты кысаларында Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе балаларының Түбән Новгородта булу мөмкинлеге барлыкка килде. Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә традицияләрне гамәлгә кертү һәм саклау ресурс үзәге карары буенча уку елы дәвамында үзләрен актив күрсәткән 11 укучы сәфәргә юллама белән бүләкләнде. 

2024 елның 27 сентябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һавада һәм туфракта  -2 - 5 градус салкын булуы көтелә.

Быел шәһәрдә урамнарны яктыртуны модернизацияләү буенча шактый эшләр башкарылды.

«Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында ,  «ИСБ» ҖЧҖ көче белән 152 яңа яктырткыч урнаштырылды һәм 802 метр СИП чыбык сузылды.

Хөрмәтле лениногорскилылар,  сезгә көнкүрештә газны куркынычсыз куллану кагыйдәләрен искә төшерәбез.

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында җитештерү бизнесы продукциясен сату базарларын киңәйтү максатында 10 октябрьдә «СИБУР» ҖЧҖ Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә Тәэминатчы көнен үткәрәчәк.


25
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 26 сентябрьдә Лениногорскида болытлы булачак.

Явым - төшемсез. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр, көндез урыны белән тизлеге 12 метрга кадәр җитә. Минималь температура төнлә, иртән +2..+4, урыны белән һавада һәм туфракта 0..-3˚.Көндез максималь температура +16..+20˚.

Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «Минем бизнес» үзәге тарафыннан ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә оештырылды. Ике атналык бушлай программа катнашучыларны товарларны WB маркетплейсында этәрергә өйрәтәчәк.

Хөрмәтле ата-аналар. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец инициативасы белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республикада балалар куркынычсызлыгына ярдәм итү буенча «Заступник»проекты эшләтеп җибәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International