Лениногорск районының «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Гаилә»илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында актив эш дәвам итте. Социаль хезмәтләр алучылар өчен «Гаилә кыйммәтләре, бердәмлектә көч»дип исемләнгән эстафета үткәрелде.
Кар яву-спорт бәйрәменә киртә түгел! Социаль эш буенча белгеч Вахитова Алсу кышкы һава торышын күңел ачу өчен өстәмә сәбәп итеп, хезмәт күрсәтүчеләр өчен Гаилә эстафетасы үткәрде.
Теләсә нинди гаилә эстафетасындагы кебек үк, төп нәтиҗә баллар түгел, ә уртак шатлык булды. "Дуслык җиңде" - бу фраза көн атмосферасын бик яхшы тасвирлый. Чара бердәмлек һәм күңел ачу атмосферасында узды.