Хөрмәтле лениногорскилылар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар өчен iOS һәм Android смартфоннарында "Халык инспекторы" мобиль кушымтасы бар.
Кушымта газонда, балалар мәйданчыгында яисә чүп-чарны чыгару өчен коммуналь техника узарга комачаулый торган урыннарда машина кую, каршы як полосада хәрәкәт итү, куркынычсызлык каешын эләктермәү, машина йөртүчеләрнең телефоннан файдалану кагыйдәләрен бозу белән бәйле хокук бозуларны теркәп бара.
Әгәр дә сез хокук бозулар шаһиты булсагыз, 15 секундлык видеоролик төшерергә кирәк, анда автомобиль төрле ракурстан, шул исәптән дәүләт номерыннан да күренәчәк һәм «Халык инспекторы»на җибәрергә кирәк. Заявка расланса, акчалата бүләкләүләр түләнәчәк.
Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе (https://t.me/leninogorskgibdd/5833)
#ПДД #БДД #Халык инспекторы