Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге Идарәсе һәм Баш ветеринария Идарәсе белән берлектә югары йогышлы кош гриппы таралуга юл куймау буенча республика штабы утырышын уздырды. Чарага видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары да кушылды.
"Вверх!» конкурсы ел саен кызыклы һәм максатчан яшьләрне җыя. Аның базасында белем бирү программасы һәм стажировкалар системасы уза.
ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль эш буенча белгече «Минем яраткан Татарстаным» дип исемләнгән дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ел саен үткәрелә торган “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече” республика конкурсына гаризалар кабул итә башлады, ул авылда квалификацияле хезмәткәрләрнең статусын һәм абруен күтәрү максатында оештырыла. Агросәнәгать комплексының иң яхшы эшләүче 100 хезмәткәре 100әр мең акча алачак.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:
23 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе педагогы О.Лямова тарафыннан "Мин стресс белән идарә итәм" дигән тренинг уздырылган. Дәрес Zoom мобиль кушымтасы аша узды. Чараның максаты-стресс хәлләрендә позитив һәм конструктив фикерләү күнекмәләрен үзләштерү һәм шәхси стресска каршы торучанлыкны үстерү нигезендә социаль-актив тормыш позициясен формалаштыру.
Авылда үз эшеңне ачу һәм авыл территорияләрен социаль үстерүдә катнашу мөмкинлекләре турында авыл халкына мәгълүмат җиткерү өчен Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россия авыл яшьләре берлегенең «Авылда үз эшең – кыю бул!» проектын гамәлгә ашыруга кереште.
БМО Генераль Ассамблеясе карары буенча Бөтендөнья статистика көне 20 октябрьдә биш елга бер тапкыр билгеләп үтелә. Быел ул «Без ышана алырлык мәгълүматлар ярдәмендә дөньяны берләштерик»дигән девиз астында уза.
1 Сорау: хезмәт кенәгәсен элеккеге кебек кәгазь форматта алып барырга мөмкинме?
Әйе,була. Моның өчен эш бирүчегә 2020 ел ахырына кадәр ирекле формада тиешле язма гариза тапшырырга кирәк. Бу очракта хезмәт кенәгәсе иске форматта да, яңа форматта да алып барылачак. Эш бирүче хезмәт юлын кәгазьдә һәм хезмәткәр 2020 ел азагына кадәр гариза бирмәсә дә дәвам итәчәк.
Октябрьнең һәр дүртенче пәнҗешәмбесендә Россиядә кәгазьсез көн билгеләп үтелә. Бу көнне предприятиеләр һәм оешмалар кәгазьнең рациональ булмаган чыгымын киметү буенча шәхси тәҗрибә белән уртаклашу һәм үз акцияләрен үткәрү өчен берләшәләр.