Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 21 декабрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 20 декабрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
19 декабрьдә Лениногорскида аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә.
Районның “Ленин” хуҗалыгында (Федотовка авылында) терлекчелек мәсьәләләренә кагылышлы семинар узды.
2020 елның 30 декабрендә 18.00 сәгатьтә Лениногорск шәһәрендә күргәзмә хоккей матчы узачак.
Россиядә җиде яшькә кадәрге балалары булган барлык гаиләләргә бишәр мең сум акча түләячәкләр. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре Пенсия фонды идарәсе, законнардагы үзгәрешләр нигезендә, гражданнар үзләренең хезмәт эшчәнлеге турында кәгазь өземтә рәвешендә генә түгел, ә электрон рәвештә - ПФР сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша яки смартфоннар өчен махсус кушымта аша да мәгълүмат ала алалар, дип игътибар итә. Электрон документ формасындагы өземтә Россия Пенсия фондының электрон-санлы имзасы белән расланган һәм үзенең юридик әһәмияте буенча кәгазь аналогтан калышмый. Кирәк булганда, аны электрон мәгълүматта сакларга, бастырып чыгарырга яки шунда ук таләп урыны буенча электрон почта аша җибәрергә мөмкин.
Бу хакта Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре Пенсия Фондында хәбәр итәләр.
Ведомствода хәбәр итүләренчә, ана капиталы акчаларын дүрт төп юнәлеш буенча җибәрергә мөмкин: торак шартларын яхшыртуга, балаларны укытуга, әниләрнең тупланма пенсиясенә, социаль адаптациягә һәм инвалид балалар җәмгыятенә интеграцияләүгә. Ана капиталына хокук биргән балага өч яшь тулгач, акча белән эш итәргә була.
Хөрмәтле Лениногорск районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
“Ел остаханәсе” статусы грантына лаек дип табылган, һөнәри белем бирүче оешмалар арасында бәйге, 29-октябрьдән 15-декабрьгә кадәр дәвам итте.