Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре Пенсия фонды идарәсе, законнардагы үзгәрешләр нигезендә, гражданнар үзләренең хезмәт эшчәнлеге турында кәгазь өземтә рәвешендә генә түгел, ә электрон рәвештә - ПФР сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша яки смартфоннар өчен махсус кушымта аша да мәгълүмат ала алалар, дип игътибар итә. Электрон документ формасындагы өземтә Россия Пенсия фондының электрон-санлы имзасы белән расланган һәм үзенең юридик әһәмияте буенча кәгазь аналогтан калышмый. Кирәк булганда, аны электрон мәгълүматта сакларга, бастырып чыгарырга яки шунда ук таләп урыны буенча электрон почта аша җибәрергә мөмкин.
ПФР сайтындагы шәхси кабинетка керү өчен дәүләт хезмәтләре сайтында Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) теркәлергә һәм расланган исәп язмасын алырга кирәк.
Гражданнарның игътибарын шуңа юнәлтәбез, хезмәт кенәгәсенең электрон версиясендә 2020 елдан башлап мәгълүматлар теркәлә. Шуңа күрә хезмәт кенәгәсен кәгазьдә сакларга киңәш итәбез, чөнки ул 2020 елга кадәр хезмәт эшчәнлеге турындагы белешмәләрне раслау булып тора.
Электрон хезмәт кенәгәсеннән мәгълүматны шулай ук эш бирүчегә (соңгы эш урыны буенча), КФҮләрдә, шулай ук РПФның территориаль органына (алдан язылу буенча кабул итү) мөрәҗәгать итеп, кәгазь вариантта алырга мөмкин.